Китапханәләр көне белән!

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле китапханәче  ветераннарыбыз,

китап укучыларыбыз, хезмәттәшләр!

Сезне китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китапханәчеләр халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар алар.

Бәйрәмебез котлы булсын! Китап кадерен, аның тәмен белгән укучыларыбыз тагын да күбәйсен. Барыгызга да гаилә иминлеге, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Кешеләргә гыйлем, гаделлек, иҗади хезмәт һәм тынычлык юлын яктыртучы ут китапханәләрдә беркайчан да сүнмәсен!

 Дус, тату коллектив булып, иҗади уңышларга ирешик!

Үзәк китапханә коллективы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International