Татарстан – туган илебез! Яратабыз бар да сине без!

2015 елның 22 мае, җомга

22 нче май көнне Шөңшеңәр авыл китапханәсе тарафыннан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, 2015 нче ел –Татарстанда парклар һәм скверлар елы кысаларында “Татарстан – туган илебез! Яратабыз бар да сине без!” дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Бу дәрес китапханә кысаларында гына булмыйча, Татарстан дигән Ватаныбызның бер өлеше булып торган туган авылыбыз Шөңшеңәрдә урнашкан мәдәни урыннар буйлап сәяхәт кылудан гыйбарәт иде. Мәдәни дәреснең максаты – укучыларга туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген тагын бер мәртәбә искәртеп, аларда горурлык хисләре тәрбияләү. Чара ахырында китапханәдә туган авылыбызга багышланган презентация күрсәтелде. Укучылар сыйныфтан тыш уку өчен китаплар да яздырып алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International