2014 нче елның 12 ноябреннән «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дигән мәдәни-мәгариф проектына старт бирелгән иде.1 сыйныф укучылары ел дәвамында көндәлектәге мәгълүмәт ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән таныштылар, китапханәләргә, мәдәният йортларына, музейларга, кинозалларга бардылар һәм алган хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язып бардылар. Көндәлекне тәмамлау максатыннан 22 май көнне “Мин иң мәдәниятле укучы” дип исемләнгән “Брейн ринг” интелектуаль уен узды. Уенда 1А гимназия, 1Б гимназия, 1А БСШ, 1Б БСШ, 1В БСШ командалары көч сынашты.