Балтач район Советының Президиум утырышы

2015 елның 22 мае, җомга

 

 

Бүген сәг.10.00 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды. Анда икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләнде.

Икенче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы 36-нчы утырышы  2015 нче елның 26-нчы маенда  сәгать 14.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырыла.

Район Советы  утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1) Балтач  муниципаль районының 2015-нче елга кабул ителгән  бюджетының 3 айлык үтәлеше турында.

2) Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм  дини конфессияләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең  торышы  турында.

3)  Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International