Агымдагы елның 19 мае көнне социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез “Социаль туризм” программасы кысаларында Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеена сәяхәт кылдылар. Тамырлары белән Шоданың үзеннән булган Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын чагылдырган музей барысына да бик нык ошады. Татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе булган М. Фәйзинең иҗаты бу музейның һәм шулай ук Шода авылы халкының горурлыгы икәнлеген биредә тирән тоярга була. Ахырда өлкәннәр һәм инвалидлар аларга музей буенча онытылмаслык сәяхәт кылырга мөмкинлек биргән Музей мөдире Фаргата Рашитовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.