ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызда чистарту, төзекләндерү айлыгы дәвам итә.Без, Чепья авыл китапханәчеләре дә бу айлыкка үз көчебездән килгәнчә катнашабыз. Әйләнә-тирәне чистату тоту, китапханәгә керү юлын, бакча рәшәткәләрен  буяу,  бакчабызга чәчәкләр  утырту эшләрен башкардык. 

 Чепья авыл китапханәсендә эшләп килүче "Хәтер сагындагы ядькәрләр" дип исемләнгән музей почмагы һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Укучыларыбыз өйләрендә сакланган  гаилә  истәлекләрен китапханәбез  музеена  бүләк итеп тапшыралар. Күмер үтүге, камыр кисмәге, бәбәй бишеге, кистән, каба, чыгыр... Болары соңгы вакытта китап укучыларыбыз тарафыннан бүләк ителгән.  Музейлар көне уңаеннан  олы яшьтәге укучыбыз Шәйхетдинова Рузия апа да безгә үзенең кадерләп саклаган шәлъяулыгын һәм тукылган  идән җәймәсен  тапшырды. Яшь буын укучыларыбыз өчен тәрбияви мәгънәгә ия булган бу ядькәрләрне   эшебездә  файдаланып торабыз.

17 майда көнне булган район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык тикшерү комиссиясенең (АДМ) чираттагы утырышында Чепья, Түбән Ушма, Пыжмара, Карадуган авылларында яшәүче гражданнарга төзелгән 6 беркетмә каралды.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Рафаэль һәм Наилә Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан, бүген 2016 елның 17 май көнендә Балтач районы ГХАТ  булгендә гаиләләрнең бала тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач районы мәдәният йортында “Бергә гомергә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чарага Балтач районында иңне-иңгә куеп, тигез гомер итүче  алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче  унөч пар чакырылды

“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепьядагы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тернәкләнүчеләрне хәйрия концерты белән сөендерделәр.

Озын кышлардан соң авыл халкы бу көнне зарыгып көтеп ала.

Күп авылларда хәзер көтүгә һәр йорт чиратлап чыга. Бер сыер башына бер көн туры килә. Сарык өчен көтүгә чыгу төрле җирлектә төрлечә: кайда 3 баш өчен 1 көн чыгалар, кайда 4 баш сарыкка 1 көн туры килә.


Авыл җирлекләре белән элемтәгә чыгып бүгенге көндә кайсы авылларда көтү чыгу-чыкмау белән кызыксындык. Мәсәлән, Комзавод авылында 10 май көнне үк сөтлебикәләр иркен болыннарга чыккан. Бөрбаш Сәрдегәне һәм Шубан авылларында исә 14-15 май көннәрендә беренче чыбыркы тавышы яңгыраган. Түләүләргә килгәндә, авылларда төрлечә хисап ясыйлар, 300 сумнан алып 1000 сумга кадәр хак түләүче җирлекләр бар.


Калган авылларда да сыерлардан алынган кан анализларының нәтиҗәләрен көтәләр. Озакламас, иркен тугайлар малкайлар авазына һәм чыбыркы шартлаткан тавышка күмелер. Мал-туарлар гына исән-сау булсын.

 

16 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә районда яшәүче 1-4 сыйныф укучылары арасында барып, 2015 нче елның 21 октябреннән 2016 елның 15 маена кадәр дәвам иткән “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына нәтиҗә  ясалды. 7 кешедән торган жюри ( “Мәгариф” идарәсе, район “Хезмәт” газетасы, район кино челтәре, Балтач сәнгать мәктәбе, Балтач авылара үзәк китапханә һәм Карадуган Себер тракты музее вәкилләре)проектның “Иң яхшы “Укучының мәдәни көндәлеге” номинациясе буенча бәйгегә килгән көндәлекләрне җентекләп өйрәнгәннән соң:

Беренче сыйныф арасында 1урынга Урта Көшкәт китапханәсе китап укучысы, Урта Көшкәт урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы белем алучы Евдокимов Филипп, 2 урынга Бөрбаш авыл китапханәсе китап укучысы, Бөрбаш урта мәктәбенең 1сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир һәм Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 1А сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә.

Икенче сыйныфлар арасында 1урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныф укучысы Федоров Артем, 2 урынга Янгул авыл китапханәсе китап укучысы, Янгул урта мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Зарипов Искәндәр, 3 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 2А сыйныф укучысы Хакимзянов Камил;

Өченче сыйныфлар арасында 1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 3А сыйныф укучысы Юнусова Камилла, 2 урынга Норма авыл китапханәсе китап укучысы, Норма урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гатауллина Лина, 3 урынга Норма авыл китапханәсе китап укучысы,Норма урта мәктәбенең 3А сыйныф укучысы Шәрипова Кәримә;

Дүртенче сыйныфлар арасында 1 урынга Норма авыл китапханәсе китап укучысы,Норма урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Гатауллин Ислам, 2 урынгаБалтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач Балтач урта мәктәбенең 4А сыйныфы укучысы Заляева Зарина, 3 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач Балтач гимназиясенең 4А сыйныфы укучысы Гиниятуллина Камиләләрне тәкъдим итте.

   26 май көнне Казанда “Әкият” курчак театры бинасында узучы Проект буенча тантаналы йомгаклау тамашасына һәр сыйныфтан берәр бала: Урта Көшкәт урта мәктәбенең 1 сыйныфында белем алучы Евдокимов Филипп, Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныфында укучы Федоров Артем, Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында укучы Юнусова Камилла, Норма урта мәктәбеннән 4А сыйныф укучысы Гатауллин Ислам барачак.

   Ә “Иң мәдәниятле әти- әни” номинациясендә район буенча Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында укучы Юнусова Камилланың әнисе Юнусова Раушания Илдус кызы лаек дип табылды. Ул да шулай ук Казанда узачак тантанага бара.

   Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алда да бәйгеләрдә катнашырга чакырып калабыз.

   Балалар эше буенча БАҮК директоры урынбасары: Исхакова Х.М.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

13 май көнне Борнак авыл китапханәсендә"Укучының мәдәни көндәлеге"проекты кысаларында 1-4 сыйныф укучылары белән "Күп укыган-күп белер"исемле мәдәни дәрес үткәрелде.Укучылар яңа кайткан китаплар һәм китапханәгә килүче балалар өчен булган газет-журналлар белән таныштылар.Кычкырып уку,эчтән уку,укыганның эчтәлеген матур итеп сөйләү,"Ни өчен китап болай атала?","Дәвам итеп бетер" дигән биремнәрне үтәү балаларга бик ошады.Китапханәдә кемнең күпме китап укыганлыгына нәтиҗә ясалды һәм бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International