Халыкара гаилә көне

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Ел да 15 майда –табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытта Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Гаилә ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер,      һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Сикәлтәле гомер юлыннан матур итеп атлаучы, күгәрченәр кебек гөрләшеп яшәүче Рафаэль һәм Наилә Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе.Рафаэль абый гомере буе шофер булып, ә Наилә апа кибеттә сатучы булып эшләгәннәр. 1966 елның  апрель аенда  саф мәхәббәт хисләре яшьләрне бер гаилә итеп бәйли. 2016 елның 26 апрель көнендә  алар Алтын туйларын -  бергә гомер итә башлауларына 50 ел булуын билгеләп уздылар.Ике бала тәрбияләп устерәләр. Инде бүген Рафаэль абый белән Наилә апаның мәхәббәт җимешләре булган балалар усеп җитеп, оныкларын һәм оныкчыкларын сөю, аларның унышларына куану бәхетенә ирешеп яшәүләренә сөенәбез генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International