Тукайның газиз әнисе — Бибимәмдүдә абыстай кабере районыбызның Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында. Бу — безгә зур җаваплылык хисе бирә торган, шагыйрьне районыбыз белән бәйли торган җепләрнең берсе.
Тукай көннәре кысаларында районыбызга башкалабыздан бертөркем шагыйрьләр, язучылар, сәнгать эшлеклеләре килде. Кунаклар район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә Бибимәмдүдә абыстай кабере янында шагыйрь рухына багышлап дога кылдылар.
Балтач районында да тарихи әһәмияткә ия булган, ата-бабаларыбыздан кыйммәтле мирас булып калган, документлар белән расланган 10 объект урнашкан. Алар арасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның әнисе - Бибимәмдүдә абыстай кабере дә бар.
Һәрберебез өчен бу истәлекле һәм кадерле урын. Киләчәктә дә Тукай мирасына, аның әнисе истәлегенә хөрмәт белән карарбыз, аларны киләсе буыннарга тапшырырбыз.