“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепьядагы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тернәкләнүчеләрне хәйрия концерты белән сөендерделәр.
Музыка җитәкчесе Тарасова Лариса җитәкләгән әлеге чара тернәкләнүчеләргә тылсымлы балачак иленә сәяхә кылырга ярдәм итте. Нәниләрнең заманча биюләре, күңелле җырлары, шаян шигырьләре инвалидларны hәм тыл хезмәтчәннәрен чиксез сөендерде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның һәрбер чыгышына юлланган алкышлар – балаларга өлкәннәрнең куанычлы рәхмәтләре булып яңгырады.
Әлеге уздырылган чаралар нәниләргә уңышлар, ә өлкәннәннәргә алга таба яшәргә омтылыш бирә.