ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Чепья балалар китапханәсе 2015-16 уку  елында  эшләгән "Укучының мәдәни көндәлеге" проектын ябу чарасы үткәрелде. Чара урта мәктәпнең актлар залында үтте. "Я и культура" чарасында укучылар актив катнаштылар. Чара барышында үз-үзеңне тоту, дуслашу, юл йөрү кагыйдәләренә тукталды, авылның  мәдәни тормышы, аның күренекле кешеләре һәм юбиляр балалар язучылары ( А.Барто, Г.Тукай, М.Җәлилтурында сөйләшү алып барылды. Чарада  урта мәктәпнең 1-4 сыйныфында белем алучы 82 баласы катнашты.
Ел дәвамында көндәлекләрне дөрес һәм вакытында тутырган һәм иң күп мәдәни учреждениеләрдә булган  укучылар аерым бүләкләнде. Шулай ук 3 сыйныф җитәкчесе Туктарова А.А.га "китапханәгә укучыларны тартуы" өчен китапанә исеменнән  диплом тапшырылды. Авылның "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәре Бариева С.М. балаларны проект ябылу белән мдәни чаралардан читләшмәскә чакырды.

13  май  көнне Карадуган  авыл  китапханәсендә  “  Укучының мәдәни көндә-

леге “ проекты кысаларында 1-2  сыйныф  укучылары  белән   “Ана күңеле

балада, бала күңеле далада”  исемле әңгәмә  үтте.  Әңгәмәнең максаты – ба-

лаларга ана  хакы  дигән сүзләрне аңлату,  әниләребез хакларын хакларга,

алар алдында гы  бурычларыбызны түләргә кирәклекне балаларга инандыру

иде.  Сөйләшүләр  тормыштан  алынган  мисаллар,   А.Юнысова “Алкалы чәчәкләр”,  татар  халык әкияте” Өч  кыз”,    Х .Халиков  “ Сакчы күркә”,

Г.Гыйльманов “Самат батыр” китапларыннан өзекләр уку һәм укучыларның

фикерләре белән үрелеп барды.  Әңгәмә  диск белән  компьютердан татар

халкының  “Өч кыз”  әкиятенең мульфильмын  карау  белән  тәмамланды. Катнашты 17 бала.


15
май, 2016 ел
якшәмбе

Шубан  китапханә филиалы 11 нче май көнне  "Мәдәни көндәлеккә" йомгак ясап, башлангыч сыйныф укучылары белән "Тамчы -шоу" уздырды. Ике командага бүленеп уйнадылар. Уен 6 тукталыштан  әкиятләр һәм табышмакларга багышланган иде. Барлыгы 17 бала катнашты.

       13 май  көнне Пыжмара  авыл  китапханәсендә  “Укучының  мәдәни  көндәлеге” проекты  кысаларында “Әкиятләр  илендә” исемле  библиографик дәрес  үткәрелде. Дәреснең  максаты: балаларны  китап  укырга  тарту, әкиятләр  аркылы  дөньяга  дөрес  караш  тәрбияләү.  Әлеге  дәрескә 1,3,4 сыйныф  укучылары- 16  бала  катнашты. Китапханәче  укучыларга “әкият” төшенчәсен  аңлатты, А.Алиш, А.С.Пушкин, татар  халык  әкиятләре укылды. Укучылар  яңа  әкият  китаплары  белән  таныштылар.


14
май, 2016 ел
шимбә

Бөрбаш китапханә филиалы 13 нче май көнне Б.Сәрдегән башлангыч мәктәбендә "Мәдәни көндәлеккә" йомгак ясап, "Бәхетле балачак" исемле балалар иртәсе уздырды.


13
май, 2016 ел
җомга

13 май конне №12 нче Куныр филиалы мәдәни кондәлек буенча 1-2 сыйныф укучылары белэн "Китап белем чишмәсе" дигән кычкырып уку уздырды. Балалар Ә.Фәйзинен "Аучы Мәргән һәм болан кызы" исемле әкиятеннэн өзек укыдылар.

4 май көнне №12 Куныр филиалы китапханәсе Самара балалар китапханәсе оештырган "Мы читаем о войне" дигән акциядә катнашты. 8 сыйныф укучыларына китапханәче Шакирҗанова Г.Р. акциянең ничек килеп чыгу тарихын сөйләде. Акция барышында Ә.Еникинең "Кем җырлады?", "Бер генә сәгатькә", "Бала" әсәрләре укылды.

      13 май көнне Сәрдек авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек проектын тәмамлау кысаларында “Тарихны яхшы бел, балам” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә 1 укучы авыру сәбәпле 4 укучы катнашты. Әңгәмә ахырында балаларга тарихка багышлап эшләнгән китап кыстыргычлары бирелде.    

5 май көнне №12 Куныр филиалы китапханәсендә 3 сыйныф укучылары белән “Музейлар-хәтерләр мәгарәсе” дигән әңгәмә булды. Китапханәдә урнашкан музейга нигезләнеп әби-бабаларыбызның үткән тормыш юлларын искә төшердек.

 

13 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә мәдәни көндәлек проектын йомгаклау чарасы булып узды. Бу чарага Балтач урта мәктәбенең 3 А, 3 Б һәм Балтач гимназиясенең 3 А,3Б, 3В сыйныфы укучылары килде. Алар ике командага бүленеп  Брейн-ринг уенында катнаштылар. Уенның сораулары өч өлештән торды. Алар Бөек ватан сугышына, безнең якта үсә торган куак-    агачларга һәм балалар яратып укый торган әсәрләргә  багышланган иде. Ике команда да зур тырышлык куеп, сорауларга дөрес җавап бирделәр  һәм уен ахырында гимназия командасы беренче урынга чыкты. Залда утыручы  җанатарлар да  уенда актив катнаштылар, үзләренең командаларын яклап , аларга булыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International