13 май көнне Карадуган авыл китапханәсендә “ Укучының мәдәни көндә-
леге “ проекты кысаларында 1-2 сыйныф укучылары белән “Ана күңеле
балада, бала күңеле далада” исемле әңгәмә үтте. Әңгәмәнең максаты – ба-
лаларга ана хакы дигән сүзләрне аңлату, әниләребез хакларын хакларга,
алар алдында гы бурычларыбызны түләргә кирәклекне балаларга инандыру
иде. Сөйләшүләр тормыштан алынган мисаллар, А.Юнысова “Алкалы чәчәкләр”, татар халык әкияте” Өч кыз”, Х .Халиков “ Сакчы күркә”,
Г.Гыйльманов “Самат батыр” китапларыннан өзекләр уку һәм укучыларның
фикерләре белән үрелеп барды. Әңгәмә диск белән компьютердан татар
халкының “Өч кыз” әкиятенең мульфильмын карау белән тәмамланды. Катнашты 17 бала.