Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 27 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Карадуган балалар бакчасында “Тукай аланы” дип аталган әдәби-театраль тамаша тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр Тукай әкиятләре геройлары рольләрендә балаларга шагыйрь иҗаты буенча кызыклы уеннар уйнаттылар. Балалар үзләре дә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәм чарасы “Туган тел”не җырлап тәмамланды.