Тугызынчы сыйныф укучылары " шагыйрь эзләре буйлап!»

2026 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Тукай эзләреннән!» дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр.
Чараның төп максаты — укучыларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк таныштыру, аның әсәрләренә кызыксыну уяту иде. Уен барышында укучылар шагыйрьнең тормышын чагылдырган фактлар, иң танылган әсәрләре, шигырь юллары һәм әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр.
Укучылар уенга бик кызыксынып катнаштылар! Сорауларга кыю җавап бирделәр, бер‑берсенә ярдәмләшеп, команда булып эшләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International