Өлкәннәр көне якынлашып килгән чакта, 24 сентябрь көнне Балтач гимназиясендә Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” клубының чираттагы мастер-классы үтте. “Чын күңелдән” дип аталган мастер-класста 3-И сыйныфы укучылары катнашты. Иң элек катнашучыларга өлкәннәргә багышланган шигырьләр укылды, аннары балалар яраткан әби-бабайларына бүләккә күзлек савыты ясап, бизәделәр.