Бүген район мәдәният үзәгендә «Җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек очракларын кисәтү» темасына хезмәтне саклау буенча семинар узды. Семинар эшендә район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, шулай ук район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты.
Семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов ачып җибәреп, хезмәт кешесенең иминлеген саклау – җитәкчелекнең һәм хезмәт иминлеге буенча белгечләрнең төп бурычы икәнен тагын бер кат ассызыклап үтте.
Семинар теоретик укулар форматында узды, чара ахырында һәрбер катнашучыга исемле сертификат һәм тәкъдим ителгән материаллар кергән методик әсбаплар комплекты тапшырылды.