УРАМ бөтен Татарстан буенча урам культурасы амбассадорларын эзли

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

УРАМ бөтен Татарстан Республикасы буенча амбассадорлар программасын башлап җибәрә.
Без урам культурасына җәлеп ителгән һәм аны үзләрендә үстерергә: чаралар үткәрергә, кешеләрне берләштерергә һәм инициативалар башлап җибәрергә теләгән амбассадорларны — локаль лидерларны эзлибез.
Катнашучыларны көтә:
• урам командасыннан һәм чакырылган экспертлардан укыту;
• үз проектларыңны гамәлгә ашыруда ярдәм итү;
• парк инфраструктурасына керү;
• үсеш һәм алга таба хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр.
Гаризалар 2026 елның 4 маена кадәр кабул ителә. Әгәр син үз шәһәреңдә урам культурасы нигезендә булырга телисең икән-гариза бир: https://forms.yandex.ru/u/69e210b695add582902a2ef6/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International