Чепья балалар китапханәсе 2015-16 уку елында эшләгән "Укучының мәдәни көндәлеге" проектын ябу чарасы үткәрелде. Чара урта мәктәпнең актлар залында үтте. "Я и культура" чарасында укучылар актив катнаштылар. Чара барышында үз-үзеңне тоту, дуслашу, юл йөрү кагыйдәләренә тукталды, авылның мәдәни тормышы, аның күренекле кешеләре һәм юбиляр балалар язучылары ( А.Барто, Г.Тукай, М.Җәлилтурында сөйләшү алып барылды. Чарада урта мәктәпнең 1-4 сыйныфында белем алучы 82 баласы катнашты.
Ел дәвамында көндәлекләрне дөрес һәм вакытында тутырган һәм иң күп мәдәни учреждениеләрдә булган укучылар аерым бүләкләнде. Шулай ук 3 сыйныф җитәкчесе Туктарова А.А.га "китапханәгә укучыларны тартуы" өчен китапанә исеменнән диплом тапшырылды. Авылның "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәре Бариева С.М. балаларны проект ябылу белән мдәни чаралардан читләшмәскә чакырды.