13 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә мәдәни көндәлек проектын йомгаклау чарасы булып узды. Бу чарага Балтач урта мәктәбенең 3 А, 3 Б һәм Балтач гимназиясенең 3 А,3Б, 3В сыйныфы укучылары килде. Алар ике командага бүленеп Брейн-ринг уенында катнаштылар. Уенның сораулары өч өлештән торды. Алар Бөек ватан сугышына, безнең якта үсә торган куак- агачларга һәм балалар яратып укый торган әсәрләргә багышланган иде. Ике команда да зур тырышлык куеп, сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм уен ахырында гимназия командасы беренче урынга чыкты. Залда утыручы җанатарлар да уенда актив катнаштылар, үзләренең командаларын яклап , аларга булыштылар.