ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбызның йөзләгән сәнгать сөюче ветераннарын берләштергән, “Балкыш” республика фестивале кысаларында "Канатлар куйдың, сәхнә"дип исемләнгән район бәйгесендә җиңгән коллективлар, нәфис сүз осталары, җырчы, гармунчылар 24 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Гала-концертта  чыгыш ясадылар.Шушындый мәшәкатьле көннәрдә халыкның күңел канатларын сындырмыйча, рухи азык биреп, район сәхнәсен җыр-бию, уен-көлке белән тутырган сәхнә ветераннарыбызга һәркайсына иҗат уңышлары теләп калабыз.

Авырлы авыл хатыннарының шәһәргә барып бәби алып кайтуларына күнегеп беткән идек инде. Әлеге гамәл һәр булачак ананың үз иркендә, моңа каршы килергә сәбәп юк.  Тик соңгы елларда бала тудыру йортыннан ук туу турында таныклык алып чыгу авыл җирлекләре файдасына булмавы проблемага әверелеп килә.  “Шәһәрләрдәге бала тудыру йортларыннан ук  туу турында таныклык алып чыгу аркасында безнең районда туу күрсәткече теркәлми кала, шул сәбәпле бездә  балалар туу саны аз булып күренә”, ди район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе  Зөһрә Әхмәтханова.

Без кечкенә чакта сарыклар көтүгә йөри иде, шуңа да аларны хәзер арканда килеш күрү сәер тоела.

Сарык көтүләре бетте шул хәзер, сыер көтүләре дә урыны белән генә чыга. Авылда бер хуҗалык сарык, икенчесе сыер өчен көтүгә чыгар иде, кешене аралаштыруга, дуслаштыруга да бер сәбәп иде. Авыл кешесе шул рәвешчә дә аралашып яшәде. Заман барысын да үзгәртте, файдасы юк дип сарыгын да бетертте, азык күп кирәк дип сыер башын да киметтерде. Ә шулай да сарык асрап, корбанга дип тере килеш сатып, итеннән шашлык ясап сатуга куючылар, йонын эрләп, оекбашлар бәйләп сәүдә итүчеләр юк түгел.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Васильевна Воропаева “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә – район мәдәният үзәгендә халыкны кабул итә.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

22 май көнне ил күләмендә, шул исәптән район җирлегендә дә праймериз – җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү булды.  Праймериз район җирлегендә җиде участокта: Балтач, Карадуган, Норма, Урта Көшкәт, Чепья, Шеңшеңәр, Салавыч авыл җирлекләрендә үтте. Иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү дәвам итте.  Праймеризда сайлау хокукына ия булган райондашларның 20%ы үз тавышын бирде. Участоклардан алынган нәтиҗәләр буенча, хокук бозу очраклары күзәтелмәде, тыныч шартларда үтте.

20 май көнне  “Музейлар төне” акциясе кысаларында Себер тракты тарихы музеенда өлкәннәрне җыеп кичке уен оештырылды. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйналды, элеккеге җырлар җырланды.

Чепья авылы балалар китапханәсе быел яңа ачылган "Әкият" балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләр белән дә еш чаралар үткәреп тора. Китапханә белән танышу-экскурсияләр, китап-журнал ясалу серләре белән таныштыра,  үзләрендә  кычкырып китап укулар оештыра. Соңгы  кычкырып китап уку Бөек Җиңүгә багышланган иде. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче  балаларга кече яшьтәге балалар өчен язылган әдәбиятка күзәтүдән соң С.Воробьевның "Жила-была девочка" хикәясе укылды. Соңыннан балалар белән хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде.


21
май, 2016 ел
шимбә

Чисталык 2 айлыгы кысаларында Көек китапханәсе территориясендә зур эшләр башкарылып килә. Авыл яшьләре белән берлектә өмә оештырып тирә-юньне тәртипкә китерсәк, шушы көннәрдә веранда һәм тәрәз рамнарын буяу эшенә керештек. Китапханә яктырып китте, бу тарафтан, әле эшләребез дәвам итә!!!


20
май, 2016 ел
җомга

18 май- музейлар көнендә Карадуган Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее хезмәткәрләре Саба районы музейларында булып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

17 май көнне район мәдәният үзәгендә Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге Казан театр училищесы студентларыннан “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Булачак яшь артистлар чит ил, рус һәм татар эстрадасындагы танылган артистларга пародияләр күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International