Районыбызның йөзләгән сәнгать сөюче ветераннарын берләштергән, “Балкыш” республика фестивале кысаларында "Канатлар куйдың сәхнә"дип исемләнгән район бәйгесендә җиңгән коллективлар, нәфис сүз осталары, җырчы, гармунчылар 24 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Гала-концертта чыгыш ясадылар.Шушындый мәшәкатьле көннәрдә халыкның күңел канатларын сындырмыйча, рухи азык биреп, район сәхнәсен җыр-бию, уен-көлке белән тутырган сәхнә ветераннарыбызга һәркайсына иҗат уңышлары теләп калабыз.