Балтач районы 2016 ел Сабан туе бәйрәменең программасы
25 май – Россия паспорты көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлегендә гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 30 май көнне танталы рәвештә 11 яшь балтачлылырга паспорт тапшырылды
Район башлыгы Рамил Нотфуллин муниципаль идарә өлкәсендә ел саен үтә торган республика конкурсының дипломантларын котлады.
"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсында Балтач районы Советының җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллина “Җирле үзидарәләр эшчәнлегендә оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм акчалата бүләккә ия булды.
23-26 май көннәрендә азык әзерләү техникаларының төзеклеген тикшерү буенча урыннарда тикшерү үтте. Комиссия белән Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелек итте.
Тикшерү вакытында техника әзерлегенә зур игътибар бирелде. Кичке якта һәм көндез кырда азык әзерләү техникаларында эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, олы юллардан комбайннар хәрәкәте буенча сораулар күтәрелде, техника кулланылышы буенча җаваплы затларга бурычлар билгеләнде. Әзерлек нәтиҗәләре уңай бәяләнеп, техникалар эшкә яраклы дип табылды, семинарда катнашкан механикларга азык әзерләү техникаларына техник күзәтү таләпләре аңлатылды. Төп таләп эш барышында имгәнүләргә юл куймау булып кала бирә. Бу юнәлештә районда аңлату эшләре даими алып барыла.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга «Дуслык» җәмгыяте, икенчегә «Активист» лаек булды, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев.
26 май көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проектының “Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясендә район буенча җиңү яулаган Урта Көшкәт авыл китапханәсе китап укучысы Евдокимов Филипп (Урта Көшкәт мәктәбе, 1сыйныф), Балтач үзәк балалар китап укучылары Федоров Артем (Балтач урта мәктәбе, 2а сыйныф) , Юнысова Камилла (Балтач гимназиясе, 3а сыйныф), Норма авыл китапханәсе китап укучысы Гатауллин Ислам (Норма урта мәктәбе, 4а сыйныф) һәм “Иң мәдәниятле әни” исеменә лаек булган Юнысова Раушания Илдус кызы (Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) башкалабыз Казанның “Әкият” дәүләт курчак театры бинасында тантаналы йомгаклау чарасында катнаштылар. Алар тантаналы өлештән соңтөрле чараларда катнашып, “Кәҗә белән Сарык” һәм “Дюймовочка” исемле спектакльләр карап,бүләкләр белән кайттылар.
Хөрмәтле китапханәчеләр, ветеран китапханәчеләр,
китап укучыларыбыз!
Сезне китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китапханәчеләр халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар алар.
Бәйрәмебез котлы булсын! Китап кадерен, аның тәмен белгән укучыларыбыз тагын да күбәйсен. Барыгызга да гаилә иминлеге, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Дус, тату коллектив булып, иһади уңышларга ирешик!
Үзәк китапханә коллективы
2016 елның 25 маенда Чепьяда урнашкан “Наз” тернәкләнү булекчәсендеге тернәкләнүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт кылдылар. Татарстан республикасындагы төрле милләт халыклары тормышын тасвирлаган заманча урнаштырылган музейда тугыз күргәзмә залы эшләп килә.
Бүген Балтач урта мәктәбе базасында районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары сайлап алу фәннәреннән төп дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Җәмгыять белеменнән – 119, химиядән -108, информатикадан – 88 бала имтихан бирде
Норма урта мәктәбендә узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләре озата килде. Әйе, нәкъ унбер ел элек беренче сыйныфка укырга килгән кебек бергә мәйданга килеп керделәр унберенчеләр. Йөзләрендә моңсулык та, шатлык та сизелә. Укучыларны тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр
Районыбызның йөзләгән сәнгать сөюче ветераннарын берләштергән, “Балкыш” республика фестивале кысаларында "Канатлар куйдың, сәхнә"дип исемләнгән район бәйгесендә җиңгән коллективлар, нәфис сүз осталары, җырчы, гармунчылар 24 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Гала-концертта чыгыш ясадылар.Шушындый мәшәкатьле көннәрдә халыкның күңел канатларын сындырмыйча, рухи азык биреп, район сәхнәсен җыр-бию, уен-көлке белән тутырган сәхнә ветераннарыбызга һәркайсына иҗат уңышлары теләп калабыз.