Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары остазларына багышлап җыр чыгарган

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Норма урта мәктәбендә узган  “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләре озата килде. Әйе, нәкъ унбер ел элек беренче сыйныфка укырга килгән кебек бергә мәйданга килеп керделәр унберенчеләр. Йөзләрендә моңсулык та, шатлык та сизелә. Укучыларны тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп директоры Габделфәрт Хаҗиев, директор урынбасарлары Гөлүзә Нәсыйхова, Гөлшат Шалаева, башлангыч сыйныф җитәкчеләре исеменнән Зөһрә  Кадыйрова, хәзерге сыйныф җитәкчесе Илдар Абдуллинның теләкләре, укучыларының мәктәп тормышы белән бәйле хатирәләрне яңартуы бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Быел Норма мәктәбен 12 укучы тәмамлый. Алар укучыларына багышлап үзләре һәм әти-әниләр ярдәме белән иҗат ителгән өр-яңа җырларны башкарулары мәктәп коллективына иң олы рәхмәт сүзе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International