Туган ягыбыз тарихы.

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 25 маенда Чепьяда урнашкан “Наз” тернәкләнү булекчәсендеге тернәкләнүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт кылдылар. Татарстан республикасындагы төрле милләт халыклары тормышын тасвирлаган заманча урнаштырылган музейда тугыз күргәзмә залы эшләп килә.Тернәкләнү узучы Бөек Ватан сугышы ветераны Хасбиуллин Мансур Хисмат улы “Музейдагы экспонатларның күплеге һәм халкыбызның тарихи байлыгы безне шаккатырды. Мине бигрәк тә гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы материаллары, сугышта билгеле эз калдыручы Балтач җирлегендә булган Советлар Союзы геройлары кызыксындырды”, диде.

   Экскурсия ахырында тернәкләнүчеләр үзләрендә якты истәлекләр, өстәмә яңалыклар туплап, музей хезмәткәрләренә уңышлар теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International