Розалия Хәйруллина белән Илзия Нәҗипова – иң яхшы үзидарә хезмәткәрләре

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Район башлыгы Рамил Нотфуллин муниципаль идарә өлкәсендә ел саен үтә торган республика конкурсының дипломантларын котлады.

"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсында Балтач районы Советының җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллина “Җирле үзидарәләр эшчәнлегендә оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм акчалата бүләккә ия булды.


Куныр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илзия Нәҗиповага исә “Электрон хуҗалык кенәгәсе" мәгълүмати-аналитик системаны отышлы куллану" номинациясе зур җиңү алып килгән. Аңа шулай ук диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International