25 май – Россия паспорты көне

2016 елның 31 мае, сишәмбе

25 май – Россия паспорты көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлегендә гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 30 май көнне танталы рәвештә 11 яшь балтачлылырга паспорт тапшырылды.Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде. Паспорт алу яшь кеше гомерендә мөһим, зур вакыйга булып  тора. Бу вакыйга яшь гражданның балигъ булып, мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт – теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ ул. Аларга миграция хезмәтенең район бүлеге хезмәткәре Ф.Минһаҗева паспортлар тапшырды. Ә аннан илебез гимны яңгырады. Чара  азагында барысы бергәләп фотога төштеләр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International