Балтачта «Өмет – Надежда» фонды хәйрия концерты оештырды

2016 елның 20 мае, җомга

Балтачта «Өмет – Надежда»  фонды хәйрия концерты оештырды

17 май көнне район мәдәният үзәгендә Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге Казан театр училищесы студентларыннан “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Булачак яшь артистлар чит ил, рус һәм татар эстрадасындагы танылган артистларга пародияләр күрсәттеләр.

Әлеге концертның инициаторы Югары Субаш авылында яшәүче Гүзәлия Павлова. Ул «Өмет – Надежда» хәйрия фондына нигез салучы. Бу концертта билет сатудан кергән акча районыбызда гомер итүче, мөмкинлеге чикле булган балаларга: Балтачтан Нияз Салиховка, Шубаннан Азалия Хәйретдиновага, Субаштан Гүзәлия ханымның оныгы, ДЦП диагнозлы Ислам Сәлаховка тапшырылды.

 

“Авыру балалар – гаилә проблемасы гына булып калмасын иде. Әти-әниләр читенсенмәсеннәр, үзләреннең мөмкинлеге булмаганнар, мохтаҗлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итсеннәр иде”, диде фондның җитәкчесе Гүзәлия Павлова.


«Получатель» – Благотворительный фонд поддержки больных детей с травмами головного мозга «Өмет-Надежда»
р/c получателя 40703810462000000819
БИК банка 049205603
кор.счет 30101810600000000603
ИНН 1612009097/ КПП 161201001

 

Ә инде авыру бала тәрбияләүче әти-әниләр Гүзәлия ханым белән 89172451985 телефоны аша элемтәгә керә яки аның электрон адресына хат юллый ала  ­– guzelpavlova@mail.ru.
 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International