Казанда 2026 ел өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан иттеләр.
Җиңүчеләрнең исемнәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм туган тел көненә багышланган тантаналы чарада яңгырады.
Бүләкләү турындагы карар Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт премияләре комиссиясе утырышында кабул ителде. Лауреатлар арасында - «Тукай Казанга кайтты» спектакленең иҗат төркеме дә бар. Премиягә райондашыбыз, Арбор авылы кызы Резеда Зәйниева (Гобәева), шулай ук аның иҗатташ дуслары Айдар Җаббаров һәм Эмиль Талипов лаек булдылар. Ихлас күңелдән котлыйбыз!