Авырлы авыл хатыннарының шәһәргә барып бәби алып кайтуларына күнегеп беткән идек инде. Әлеге гамәл һәр булачак ананың үз иркендә, моңа каршы килергә сәбәп юк. Тик соңгы елларда бала тудыру йортыннан ук туу турында таныклык алып чыгу авыл җирлекләре файдасына булмавы проблемага әверелеп килә. “Шәһәрләрдәге бала тудыру йортларыннан ук туу турында таныклык алып чыгу аркасында безнең районда туу күрсәткече теркәлми кала, шул сәбәпле бездә балалар туу саны аз булып күренә”, ди район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова.
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның беренче кварталына күз салганда, бу аерма күзгә ташлана. 2015 елның 1 апреленә 99 бала, ә быел исә, нибары 67 сабый гына тууы теркәлгән.
Алдагы еллардан алынган мәгълүматларга караганда да, дөрестән дә, 2015 елда районда туучылар саны кимегән кебек күренә: 380 бала район үзәк хастаханәсендә якты дөньяга килгән. 2014 елда туган балалар санын карасак, (ул чорда 415 бала туган), аерма шактый.
“2015 елда районда туган балалар саны моңа караганда артыграк, чөнки Казан шәһәре хастаханәләренә барып бала табучылар бу исемлеккә кертелмәгәннәр. Үзләре авылдан булса да, таныклык шәһәрнеке була. Шуның өчен без Балтач районының булачак һәм бала тапкан яшь әниләренә мөрәҗәгать итеп, баланың туу турындагы таныклыгын район ЗАГС бүлегеннән килеп алуларын сорыйбыз. Балтач сабыйлары үзебездә теркәлсә, яхшы булыр иде”, дип тәкъдим итә Зөһрә Әхмәтханова.