Балтач районында гаилә көне

2016 елның 17 мае, сишәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач районы мәдәният йортында “Бергә гомергә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чарага Балтач районында иңне-иңгә куеп, тигез гомер итүче  алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче  унөч пар чакырылды. Пар канатлы матур гаиләләр булганда гына адәм баласы бик бәхетле. Бу бәйрәмнең  чакырылган кунаклары да  олыгайган көннәрендә дә яшьлек мәхәббәтенә тугры калып, гаилә учагын бүгенге көнгә кадәр сүрелдермичә яшәүче районыбызның күркәм парлары. Бәйрәм түренә чакырылучы гаиләләрнең һәрберсе хакында җылы сүзләр әйтелде. Юбилярларны 50,55 ел бергә гомер итүләре белән котлап,  ветераннар советы рәисе Р.Г.Абдуллин, хатын-кызлар советы рәисе Ф.К.Хәкимҗанова,башкарма комитеты җитәкче урынбасары И.Ф. Гайнетдинов юбилярларга матур теләкләрен юлладылар. Күркәм бәйрәм  мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур музыкаль котлаулары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International