16 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә районда яшәүче 1-4 сыйныф укучылары арасында барып, 2015 нче елның 21 октябреннән 2016 елның 15 маена кадәр дәвам иткән “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына нәтиҗә ясалды. 7 кешедән торган жюри ( “Мәгариф” идарәсе, район “Хезмәт” газетасы, район кино челтәре, Балтач сәнгать мәктәбе, Балтач авылара үзәк китапханә һәм Карадуган Себер тракты музее вәкилләре)проектның “Иң яхшы “Укучының мәдәни көндәлеге” номинациясе буенча бәйгегә килгән көндәлекләрне җентекләп өйрәнгәннән соң:
Беренче сыйныф арасында 1урынга Урта Көшкәт китапханәсе китап укучысы, Урта Көшкәт урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы белем алучы Евдокимов Филипп, 2 урынга Бөрбаш авыл китапханәсе китап укучысы, Бөрбаш урта мәктәбенең 1сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир һәм Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 1А сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә.
Икенче сыйныфлар арасында 1урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныф укучысы Федоров Артем, 2 урынга Янгул авыл китапханәсе китап укучысы, Янгул урта мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Зарипов Искәндәр, 3 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 2А сыйныф укучысы Хакимзянов Камил;
Өченче сыйныфлар арасында 1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 3А сыйныф укучысы Юнусова Камилла, 2 урынга Норма авыл китапханәсе китап укучысы, Норма урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гатауллина Лина, 3 урынга Норма авыл китапханәсе китап укучысы,Норма урта мәктәбенең 3А сыйныф укучысы Шәрипова Кәримә;
Дүртенче сыйныфлар арасында 1 урынга Норма авыл китапханәсе китап укучысы,Норма урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Гатауллин Ислам, 2 урынгаБалтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач Балтач урта мәктәбенең 4А сыйныфы укучысы Заляева Зарина, 3 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач Балтач гимназиясенең 4А сыйныфы укучысы Гиниятуллина Камиләләрне тәкъдим итте.
26 май көнне Казанда “Әкият” курчак театры бинасында узучы Проект буенча тантаналы йомгаклау тамашасына һәр сыйныфтан берәр бала: Урта Көшкәт урта мәктәбенең 1 сыйныфында белем алучы Евдокимов Филипп, Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныфында укучы Федоров Артем, Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында укучы Юнусова Камилла, Норма урта мәктәбеннән 4А сыйныф укучысы Гатауллин Ислам барачак.
Ә “Иң мәдәниятле әти- әни” номинациясендә район буенча Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында укучы Юнусова Камилланың әнисе Юнусова Раушания Илдус кызы лаек дип табылды. Ул да шулай ук Казанда узачак тантанага бара.
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алда да бәйгеләрдә катнашырга чакырып калабыз.
Балалар эше буенча БАҮК директоры урынбасары: Исхакова Х.М.