Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ  булгендә бала тууын рәсмиләштерү тантанасы

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Билгеле, гаиләдә бала тууын шатланып, сөенеп каршы алабыз. Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз.Гыйбадуллин Фәнис белән Гөлиянең, Хаеров Альфред белән Мәдинәнең дә буген бик куанычлы көннәре. Тормышларын түгәрәкләндереп 4 май көнне Гыйбадуллинар гаиләсендә икенче балалары- кызлары Зәмирә туды, ә Хаеровлар гаиләсендә  12 май көнне алтынчы балалары- кызлары Хәдичә якты дөньяга аваз салды. Шул исәптән, Халыкара гаилә көне уңаеннан, бүген 2016 елның 17 май көнендә Балтач районы ГХАТ  булгендә бу гаиләләрнең кызлары тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды. Туган илебезгә ике кыз бала бүләк иткән ата белән аналарга хөрмәт йозеннән ГХАТ булеге хезмәткәрләре тарафыннан  матур теләкләр, рәхмәт сүзләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International