"Күп укыган- күп белер" мәдәни дәрес

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

13 май көнне Борнак авыл китапханәсендә "Укучының мәдәни көндәлеге"проекты кысаларында 1-4 сыйныф укучылары белән "Күп укыган- күп белер"исемле мәдәни дәрес үткәрелде.Укучылар яңа кайткан китаплар  һәм китапханәгә килүче балалар өчен булган газет-җурналлар белән таныштылар.Кычкырып уку,эчтән уку,укыганның эчтәлеген матур итеп сөйләү,"Ни өчен китап болай атала?","Дәвам итеп бетер"дигән биремнәрне үтәү балаларга бик ошады.Китапханәдә кемнең күпме китап укыганлыгына  нәтиҗә ясалды һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International