ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Терлек азыгы әзерләү кампаниясен уракка төшү алмаштырачак. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның карары нигезендә, 10 июльгә кадәр район авыл хуҗалыгы  җәмгыятьләре җитәкчеләренә  комбайннарның төзеклеген һәм әзерлеген тәэмин итү,  амбар хуҗалыкларын тәртипкә китереп бетерү  бурычы куелды. Һава шартлары уңай торганда, 15 июльдән уракка төшәчәкбез, дип белдерде Рамил Рашитович.

Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагының терлек азыгы әзерләү өлкәсендә хезмәт к уючылар өчен “кызу” чор. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара. Дөрес, тиешле срокка, ягъни, 15 июньгә күпьеллык  үләннәрнең беренчел катын чабып-урып бетерүне башкарып чыга алмадылар. 21 июньдә башкарылган эш күләме күрсәткечләреннән күренгәнчә, иж беренчелщрдщн булып, 13җәмгыятьтә эш төгәлләнде.  Алдынгылар рәтендә “Татарстан”, “Сорнай”, “Бөрбаш”,  “Яңа тормыш”, “Сосна”, “Смәел”, “Игенче”, “Арбор”, “Борнак”, ”Дуслык”, “Алга”, “Кама”, “Маяк” җәмгыятьләре.   


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

20 июнь көнне КДН комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда 4 эш каралып, административ хокук бозучыларга карата карарлар кабул ителде.

 

Районыбызның бер авылында 16 яше тулмаган малайны скутерда йөргән килеш хокук саклаучылары туктата. Йөртү хокукы булмаган килеш транспортта йөрергә ярамый дигән сүзләргә дә карамый «тимер атны иярләгән» малай үзе комиссиягә килмәгән иде, ә менә әтисенә комиссия әгъзаларының дәгъваларын тыңларга туры килде һәм гаилә башлыгы әлеге скутерны шул көнне үк сатып та җибәрүен җиткерде.

Татарстан Республикасында "112" системасы 2010 елның 1 маеннан гамәлдә. “112” бердәм номеры буенча шалтыратулар Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кәрәзле һәм стационар элемтә абонентларыннан тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.

“112” операторлары көн саен уртача алганда гражданнардан килгән биш меңләп шалтыратуны эшкәртәләр. “112” телефонына бары тик ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә яки әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда гына шалтыратыгыз.

Су кергәндә саклык чаралары хакында онытырга ярамый. Коену фаҗига белән төгәлләнмәсен өчен  кеше нәрсәләр белергә, суда үзен ничек тотарга тиеш? Бу язмада сүзебез шул хакта.

Үзегезгә таныш булмаган, коену өчен билгеләнмәгән сулыкларда су кермәгез. Тирәнлеге, су төбенең рельефы билгеле булмаган урыннарда суга чуммагыз. Үзегез генә коенмаска тырышыгыз. Еракка йөзеп керү дә куркыныч – хәлең бетүе, кире чыгарга көчең җитмәве мөмкин.
 

Җәй айларында кызу көннәрдә олысы-кечесе елга буйларына, сулыкларга агыла. Әмма шул ук вакытта үз-үзләрен саклау кагыйдәләрен искә алып бетерми. Көтелмәгән хәл килеп чыкканда югалып калырга мөмкин.  Шул рәвешле батып үлү очраклары килеп чыга. Июнь аеның  16-18 көннәрендә республикада  4 бала суда батып үлгән.

“Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан, 20 июньдә “Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайонында урнашкан универсаль спорт мәйданчыгында балалар өчен “Без дөнья балалары” дип исемләнгән рәсем  конкурсы оештырды. Рәсемнәр аша балалар Җир Шарындагы тынычлыкны, халыклар дуслыгын чагылдырырга тырыштылар. Төрле төстәге  акбурлар белән асфальтка үзләренең гаиләләрен, дусларын, матур табигать күренешләрен, чәчәкле болын-кырларны, яшел киң басуларны сурәтләделәр. Озак та үтмәде спорт мәйданчыгы салават күперен хәтерләтердәй төсләр белән тулды. Конкурста кече һәм өлкәнрәк  яшьтәге балалар да катнашты


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Юл хәрәкәте,  җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү максатыннан һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәдә транспорт чаралары хәрәкәтенең  елдан-ел киеренкеләнә баруын исәпкә алып, “Автомагистраль инжиниринг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять проектлар оешмасы тарафыннан, “Балтач-Шәмәрдән”  (Балтач бистәсенең Ленин урамындагы  Һади Такташ урамы чатыннан алып Нариман урамы чатына кадәр) региональ автомобиль юлының  әлеге өлешендә берьяклы  хәрәкәт оештыруны күздә тоткан  проект эшләнде.


18
июнь, 2016 ел
шимбә

Борнак авыл китапханәсе язучы Рөстәм Кутуйга  80 ел тулу уңаеннан  Республика яшүсмерләр китапханәсе оештырган "Я полон стихами,я радусь свету" исемле анкета бәйгесендә катнашты.Арча аграр һөнәр көллиятенең 1 курсында белем алучы Лилия Касыймова  диплом белән бүләкләнде.

Арбор авылында яшәүче Таҗетдинова Нәкыя Фәсхетдиновнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International