Яңгул авылында яшәүче Баһаветдинова Наилә Нургаян кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды.
2016 нчы елның 23июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар. Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.
2016 елның 22 июнендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә специалистлар тернәкләнүчеләр өчен Искә алу көне буенча кичә уздырдылар. Әлеге чараның кунагы “Халыклар дуслыгы” музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Галиев Гарифҗан Галиевич та чакырылган иде.
2016 нчы елның 1нче июленнән детсад түләүләренә компенсация алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү Порталы (uslugi.tatarstan.ru ) аша электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак. Бу төр хезмәттән куллану өчен сезгә Дәүләт хезмәтләре күрсәтү Порталында шәхси кабинетыгызны булдыру сорала. Гаризаны электрон рәвештә бирү өчен Сездән шәхси кабинетыгызны бердәм дәүләт системасы, ягъни ЕСИА белән тоташтыру сорала.
23 июнь көнне Балтач урта мәктәбе каршында оешкан “Крепыш” дип аталган мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балаларбелән Балтач үзәк китапханәсендә туганякка, туган як табигатенәгорурлык, соклану, аны киләчәккә шулай матур итеп саклаухисләрентәрбияләү, табигатьтурындаөстәмәмәгълуматбирү максатыннан“Җәйге урман үзенә дәшә” исемле тематик кичә уздырылды.Кичә барышында балалар җәнлекләргә, чәчәкләргә, куак-агачларга багышланган мәгълүмат алдылар һәм шул темадагы викторинада катнашып, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
22 июньдә Балтач район үзәк хастаханәсендә “2014 – 2020 елларда Татарстанда халыкны наркоманиядән саклау” республика максатчан профилактика программасы кысаларында, ведомствоара семинар-киңәшмә булып узды.
1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн. Безнең өчен Хәтер көне.
75 ел элек шушы көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырылган. Без онытырга тиеш түгел: 1418 көн һәм 1418 төн барган бу сугыш тулы бер буынның бәхетен җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, яшьлек матурлыгын-романтикасын ут ялкынында көйдерде, өлкәнрәкләрне толлык-ятимлек хәсрәтендә, тормыш нужасында газаплады...
Көннәрнең бик эссе торуы үзеннән-үзе райондашларыбызны су янына этәрә. Ләкин районыбызда су коенырга рөхсәт ителгән бер генә сулык та плотина яки елга да юк. Бу хакта авыл җирлеге башлыклары халыкны кисәтеп, сулыклар янына «Су коенырга ярамый» дигән элмә такталар да урнаштыралар.
Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникул башланды. Яшүсмерләр җәйге чорда әти-әнигә булышу йөзеннән, яисә буш вакытны әрәм итмәү һәм акча эшләү исәбеннән төрле оешма-предприятияләргә вакытлыча эшкә урнаша.
Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексында балигъ булмаганнарны эшкә алганда эш бирүчегә тиешле таләп-кагыйдәләр куелган. Бу язмамда хөрмәтле укучылар, Сезне шулар белән таныштырып үтәсем килә. Бу кагыйдәләрне белү әти-әниләргә дә комачау итмәс. Чөнки балаларыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен иң беренче чиратта без, әти-әниләр, җавап бирәбез.
Алдан хәбәр иткәнчә, 21 июнь көнне Балтач үзәк мәчетендә район ифтары уздырылды. Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган мөселман райондашлар алдында Татарстан Баш казые, район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Ресрубликасыныӊ мөфтиенеӊ урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясадылар