2016 елның 22 июнендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә специалистлар тернәкләнүчеләр өчен Искә алу көне буенча кичә уздырдылар. Әлеге чараның кунагы “Халыклар дуслыгы” музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Галиев Гарифҗан Галиевич та чакырылган иде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, сугышның ачы газапларын, тылдагы авырлыкларны, борчу- хәсрәтләрне искә алып сөйләде. Чепья җирлегендәге ватандашларыбызның санап бетергесез батырлыкларын, кыюлыкларын санап узды.Шулай ук әлеге охшаш чараларның төрле илләрдә дә уздырылганын әйтеп узды. Кичә үлгәннәрне искә алып 1 минут тынлык белән тәмамлады.