Тукай-Кырлай музеенда кунакта.

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 23июнендә  “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар. Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.

Өлкәннәребезгә музейда куелган сыннар,Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу тарихи истәлекләрне барларга мөмкинлек бирә. Аларга әлеге чаралар татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълумәт белән күбрәк танышырга, искә төшерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International