Баһаветдинова Наилә Нургаян кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды.

2016 елның 24 июне, җомга

Яңгул авылында яшәүче Баһаветдинова Наилә Нургаян кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары  Энҗе Мөхәрләмова, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйлмановалар   юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International