ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2016 ел
шимбә

Пыжмара авылында яшәүче Һадиева Асия Һадиевнага 18 июнь көнне 90 яшь тулды.

Бүген – 17 июнь көнне районыбыз җирлегендә яшәүче удмурт халкы зурлап, Урта Көшкәт авылында үзләренең традицион милли бәйрәмнәре – “Гырон быдтон” ны үткәрде. 
Җәйнең иң матур вакытында, болын-тугайларның аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән чорында удмурт халкы элек-электән табигать кочагында үзләренең милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә торган булган. “Гырон быдтон” – удмуртларның иген уңышы сорап, дога кылу бәйрәме. Шуңа күрә бу вакытта алар гыйбадәтханәләрдә түгел, ә табигать кочагында дога кылалар.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен үзләренең җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр.

17 июнь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясе каршында оештырылган “Крепыш” дип аталган гимназия яны лагеры балалары кунакта булдылар. Туган ягыбызның матурлыгын, аның һәр ел фасылында да гүзәллеген, табигатьнең һәр баласы-чәчәге, агачы, кошы, җәнлеге дә яклауга, саклауга мохтаҗ икәнлеген балаларга аңлату максатыннан “Китаплы, кояшлы җәй кочагында” исемле виртуаль экологик сәяхәт ясалды. Балалар китапханәбезгә килүче шушы тематиканы яктырткан вакытлы матбугат, энциклопедияләр белән танышкач, 4 станциядән торган сәяхәттә булып, табигать турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.

16 июнь көнне “Хыял” яшьләр  үзәге белгечләре районның “Романтик” лагерында ял итүче балалар өчен “Күңелле стартлар” дип аталучы күңел ачу чаралары оештырды. Балалар һәм яшүсмерләр спортка карата булган мөнәсәбәтләре аша “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы”  дигән теманы яктыртып, наркотикларга, начар һәм зарарлы гадәтләргә каршы булуларын белдерделәр.

Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, 16  июньдә  “Факел” яшүсмерләр клубы  белгечләре бистәнең СМУ  микрорайонында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен тренинг үткәрделәр. Яшь буын интеллектуаль уеннар аша зарарлы гадәтләрнең  зыяны хакында белделәр. Чара азагында балалар “наркотиклар кулланмас өчен 10 сәбәп” не ачыкладылар. Әлеге уен формасында үткәрелгән тренингтан алар бик күп файдалы мәгълүмат алып таралыштылар

14 июнь - "Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне"ндә «Хыял» яшьләр үзәге Норма мәктәп яны лагерында спорт һәм күңел ачу уеннары үткәрде. 


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – 16 июнь көнне район Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының   Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы  утырышы булып узды.  Утырышта план нигезендә түбәндәге  мәсьәләләр каралды:

16 июнь көнне күренекле шәхес, районыбызныӊ социаль-иктисади үсешенә зур өлеш керткән Марат Готыф улы Әхмәтовның гомер бәйрәме. Аӊа районыбыз халкы исеменнән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләү сүзләрен җиткерә:

10 июнь көнне Карадуган авыл китапханәсендә, көне уңаеннан Русия, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче 50 белән укучы “Чишмәләрнең тавышы җырлы” исемле тематик кичә үткәрелде.

Укучыларга чишмәләребезнең табигый байлык булуы, аларның кадерен белергә кирәклеге турында сөйләнде. Якташ язучыларыбызның чишмәләр турында язган шигырьләре , җырлары тыңланды. Авылыбызның чишмәләре хакында да әйтелеп үтелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International