ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

13 июнь көнне Шубан  авыл китапханәсе җәйге каникулга кайтучы балаларны кабул итте.  Балалар каникул чорына укыласы китапларын барладылар һәм Россия көне уңаеннан  "Россия - зур дәүләт ул" викторина-уен оештырылды. Балалар бик канәгатъ калдылар.

Балтач ЗАГС бүлегендә һәр ай саен үткәрелә торган, гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 15 июнь көнне  танталы рәвештә Балтачның 14 яше тулган 5 яшь гражданына паспорт тапшырылды.

Паспорт алу яшь кеше гомерендә мөһим, зур вакыйга булып тора. Бу вакыйга яшь гражданның балигъ булып, мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт – теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ ул.

   Кариле авылында яшәүче Зәйтүнә Гайфетдин кызы Садыйковага 15 нче июнь көнне 95 яшь тулды.

15 июнь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе үзендә Шубан төпбелем бирү мәктәбе каршында оешкан лагерь балаларын кабул итте. Кунакларны китапханә заллары, китап фонды, төзелгән китап күргәзмәләре белән таныштыргач,балалар экологиягә багышланган “Ямьле табигать кочагында” исемле викторинада көч сынаштылар. Чарадан соң балалар китапханәнең уку залында журналлар, энциклопедияләр карап, белемнәрен арттырдылар.

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!                         

Җәй башы – бар тереклекнең уянып, ямьгә төренгән, яңа тормыш башлаган мәле. Шушы чорда бар халык элек-электән  язгы кыр эшләре тәмамлангач, бер мәйданга җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына да хас.

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне удмурт халкының милли бәйрәме “Гырон-быдтон”га  чакырабыз. Удмурт халкының күркәм бәйрәме Урта Көшкәт авылында 17нче июнь – җомга көнне 10.00 сәгатьтә башланачак. Килегез, бергәләп бер мәйданда бәйрәм итик. Программада: бәйрәмне ачу тантанасы, милли бәйгеләр, җыр- бию, спорт һәм күңел ачу чаралары, балалар өчен уеннар.  Бәйрәмгә рәхим итегез!


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

9 июнь көнне Шубан  авыл китапханәсендә “Яшелчәләр, җиләкләр, җимешләр – витаминлы азыклар” исемле әңгәмә мәктәп яны лагерындә ял итүче укучылар   катнашында үткәрелде.

Укучыларны витаминнар белән таныштыру, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату максатыннан фикер алышынды.

12 июнь көнне Борнак авыл китапханәсе Россия көне уңаеннан мәдәният йортында үткәрелгән чарада яшьләргә ватанпәрвәрлек,хезмәт,җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулык,дуслык турында чыгыш ясады.

12 июнь көнне Яңгул мәдәният йортында Россия көне уңаеннан балалар өчен "Минем Ватаным" дип исемләнгән тематик  дискотека булды. Беренче өлештә балалар белән әңгәмә-диспут үткәрелде. Аннары онытылып баручы татар халык уеннары, төрле күңелле ярышлар булды. Соңыннан исә балалар рәхәтләнеп биеделәр.
--

Мөмкинлекләре чикле булган балаларны Татарстан Республикасының тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү өчен гомумреспублика электрон чираты формалаштырыла. Әлеге чиратка басу өчен, балагызны җибәрергә теләгән оешманы район социаль яклау бүлегенә вакытында хәбәр итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International