Район буенча:
Рус теленнән сыйфат – 60,53%, уртача билге – 3,83
Математикадан сыйфат – 72,3%, уртача билге – 3,84не тәшкил итә.
Узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда алга китеш күзәтелә
11июнь конне Балтач узэк китапханэсе хезмэткэрлэре Руссия коне унаеннан "Балтач" ял паркында уткэрелгэн бэйрэмдэ ."День России-наш день" исемендэ кургэзмэ оештырып, энгэмэлэр уткэрделэр.
12 июнь көнне Борнак мәдәният йорты хезмәткәре Россия көне уңаеннан яшьләр өчен викторина һәм дискотека үткәрде.
12 нче июнь көнне Республикакүләм туристик слетка нәтиҗә ясалды. 10–12 июнь көннәрендә барган җитди, кискен көрәштә 9 команда көч сынашты. Казан шәһәре командасы — 1 нче урында, Балтач (мәктәптән тыш эшләр үзәге) командасы — 2 нче урында, Лаеш районы командасы — 3 нче урында. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Шаулап үткән бәйрәмнәр белән райныбызга күптән зарыгып көткән яӊгырлар килде. Терлек азыгын әзерләүгә алдан керешкән хужалыклар икеләтә уӊды: беренчедән, менә дигән сыйфатлы печәне, сенажы әзерләнсә, икенчедән, чабылып, җыеп алынган мәйданнарда үләннәр яӊадан күтәрелә башладылар.
Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Россия көнен зур бүләк белән каршы алдылар. Районыбыз тарихында беренче тапкыр 200 тонна сөт савып алынды.
Бу зур җиӊү белән райондашларыбызны шимбә көнне узган видеокиӊәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. Республика тарихында мондый уӊышка ирешкән икенче район – Балтач районыныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдәге хезмәтләре нәтиҗәсе бу, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Сезне шушы бәйрәм көннәрендә хезмәттә зур уӊышка ирешүебез белән чын күӊелдән тәбрик итәм. Районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынды
Салавыч авыл җирлеге өчен 12 июнь көне икеләтә истәлекле булды. Бер яктан бу дата илкүләмендә «Россия көне» буларак зур әһәмияткә ия булса, икенче яктан Иске Салавыч авылында яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды.