Балтач район тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт җитештерү уӊаеннан Балтач район башлыгы Рамиил Нотфуллин тәбрикләве

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Сезне шушы бәйрәм көннәрендә хезмәттә зур уӊышка ирешүебез белән чын күӊелдән тәбрик итәм. Районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынды. Бу авыл хуҗалыгында эшләүче данлы игенчеләрнеӊ, терлек азыгы әзерләүчеләрнеӊ, мактаулы сыер савучыларныӊ, терлекчеләрнеӊ, белгечләрнеӊ һәм хуҗалык җитәкчеләренеӊ тырыш, тынгысыз уртак хезмәт җимеше. Җиӊүнеӊ нигезендә авыл хуҗалыгы ветераннарыныӊ, җитәкчеләрнеӊ фидакарь тырышлыгы, дистә еллар буенча куелган киеренке хезмәт барын яхшы аӊлыйбыз. Бу җиӊү белән күпмилләтле район халкы үзенеӊ булганлыгын, тырышлыгын тагын бер кат раслады. Киләчәктә дә, тыныч тормышта бердәм, аӊлашып эшләү җитештерүне арттыру, районбыз икътисадын тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен ныклы нигезе булыр дигән тирән ышаныч бар.
Хөрмәтле тырыш, булдыклы хезмәтчәннәребез! Сезне тагын бер кат шушы тарихи зур җиӊү белән тәбрик итәм һәм сезгә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, яӊа хезмәт җиӊүләре, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International