Тарихта беренче тапкыр 200 тонна сөт савылды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Россия көнен зур бүләк белән каршы алдылар. Районыбыз тарихында беренче тапкыр 200 тонна сөт савып алынды.
Бу зур җиӊү белән райондашларыбызны шимбә көнне узган видеокиӊәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. Республика тарихында мондый уӊышка ирешкән икенче район – Балтач районыныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдәге хезмәтләре нәтиҗәсе бу, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, бер атна элек Кукмара районы хезмәтчәннәре дә шушындый зур уӊышка ирешкәннәр иде. Ә инде гомүми уӊышка «Татарстан», «Дуслык», «Кызыл юл», Тимирязев исемендәге, «Игенче», «Бөрбаш», «Сосна», «Смәел», «Маяк», «Сорнай» күмәк хуҗалыклары аеруча зур өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International