Салавыч авыл җирлеге өчен 12 июнь көне икеләтә истәлекле булды. Бер яктан бу дата илкүләмендә «Россия көне» буларак зур әһәмияткә ия булса, икенче яктан Иске Салавыч авылында яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды.
Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру республикада, шул исәптән, безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан Татарстанда төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә яшьләрнең кайсы спорт төренә күбрәк тартылуына карап, махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру – моның ачык мисалы. Күппрофильле Салавыч лицее янында алдагы елда яңа хоккей корылмасы булдырылгач, аларның уңышлары бермә-бер арткан иде. Инде менә тагын бер зур мөмкинлек – волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы булган яңа спорт корылмасы сафка басты. Әлеге яңа корылма – Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә районыбыз җирлегендә төзелгән тугызынчы мәйданчык.
Салавычлыларның шатлыгы белән уртаклашырга муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде. Ул: «Әлеге заманча мәйданчыклар бүген яшьләрнең, балаларның иң яраткан урыннарының берсенә әйләнде», диде. Республика Президенты программаларының халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган мондый төзелешләре авыл җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга, яшьләрне авылда калдыруга юнәлгән булуын һәм районыбызның 30 төрле дәүләт программалары үтәлешендә уңышлы катнашуын ассызыклап үтте. Район башлыгы үзенең ихлас котлауларын җиткереп, әлеге мәйданчыкларның уңышлы файдалануын, авыл яшьләренең спортта тагын да югарырак үрләр яулавын теләде. Үсеп килүче буынны спорт белән дус булырга чакырды һәм авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин белән тантаналы төстә кызыл тасманы кисте.
Бәйрәм «Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына үткәрелгән баскетбол ярышларында җиңү яулаган мәктәп командаларын бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин беренче урынны яулаган – Салавыч күппрофильле лицее, икенче һәм өченче урыннарны алган Сосна һәм Норма урта мәктәбе кызлары командаларын котлап, киләчәктә дә спорта һәм укуда сынатмаска чакырдылар, уңышлар теләделәр.
Бәйрәм тантанасын ямьләндереп, Салавыч мәдәният йорты, район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең җырлы сәламнәре яңгырады. «Бердәм Россия», «Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәтенең районыбыздагы активистлары бәйрәм тантанасына җитди төсмер өстәде. (Ясминә Шәмсетдинова)