Шаулап үткән бәйрәмнәр белән райныбызга күптән зарыгып көткән яӊгырлар килде. Терлек азыгын әзерләүгә алдан керешкән хужалыклар икеләтә уӊды: беренчедән, менә дигән сыйфатлы печәне, сенажы әзерләнсә, икенчедән, чабылып, җыеп алынган мәйданнарда үләннәр яӊадан күтәрелә башладылар.
Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Россия көнен зур бүләк белән каршы алдылар. Районыбыз тарихында беренче тапкыр 200 тонна сөт савып алынды.
Бу зур җиӊү белән райондашларыбызны шимбә көнне узган видеокиӊәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. Республика тарихында мондый уӊышка ирешкән икенче район – Балтач районыныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдәге хезмәтләре нәтиҗәсе бу, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Сезне шушы бәйрәм көннәрендә хезмәттә зур уӊышка ирешүебез белән чын күӊелдән тәбрик итәм. Районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынды
Салавыч авыл җирлеге өчен 12 июнь көне икеләтә истәлекле булды. Бер яктан бу дата илкүләмендә «Россия көне» буларак зур әһәмияткә ия булса, икенче яктан Иске Салавыч авылында яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды.
11 нче июнь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр өчен 12 нче июнь – Россия көне уңаеннан “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” – әңгәмә оештырылды. Яшьләр рус язучыларының яшьләр өчен язылган китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Рус телендә иҗат итүче Рөстәм Кутуйның 80 еллыгы уңаеннан Республика яшьләр китапханәсе тарафыннан үткәрелгән “Я полон стихами, я радуюсь жизни” конкурсында актив катнашканы өчен студент Шарифуллин Наил грамота белән бүләкләнде.
Мәктәп яны лагерындә ял итүче укучылар Шубан авыл китапханәсенә юлларын өзмиләр. Көн аралаш килеп китаплар укыйлар. Үзләре укыган китапның кыскача эчтәлеген башка укучыларга да җиткерәләр.
Р.Кутуйның тууына 80 яшь булу уңаеннан “Я полон стихами,я радуюсь свету” дигән Республика конкурсы үтте. Әлеге конкурста Пыжмара авыл китапханәсеннән 9 сыйныф укучысы Латыйпов Булат катнашты. Ул “актив катнашучы” дипломына лаек булды. Котлыйбыз!
11 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән Россия көне уңаеннан “Бер тамырдан, уртак язмыштан без...” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында “Природа России” дигән кино карадык, туган илебез белән зур горурлану хисе кичердек.
2016 елның 10 июнендә Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар өчен халкыбызның милли “Сабан туе”бәйрәмен уздырдылар.