Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә "Сабантуй" булып узды.

2016 елның 11 июне, шимбә

2016 елның 10 июнендә Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр  тернәкләнү узучы  мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар өчен халкыбызның милли “Сабан туе”бәйрәмен уздырдылар.Әлеге чара бик күңелле үтте.Сабан туй программасында татар халкында традициягә кергән: йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, канат тарту, утын кисү, капчык киеп ярышу һәм башка уеннары бар иде.Тернәкләнүчеләргә уеннарда җиңүчеләр өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп кенә калмадылар, моңлы җырларын, шаян биюләрен дә күрсәтергә өлгерделәр. Әлеге узган  чара тернәкләнүчеләр күңелендә рәхәт бер мизгел булып истә калсын иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International