Бәйрәмнең тагын бер истә калырлык һәм кабатланмас, эксклюзив вакыйгасы булып район башлыгы Рамил Нотфуллинның ат җигеп күрсәтүе булды.
Бәйрәм концерты кояш белән бергә уянган, иртә таңнан хезмәткә тотынган авыл халкы, җанлы, иртәнге авыл тормышын чагылдырган матур компазиция белән башланып китте. Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары театральләштерелгән тамашалар, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган концерт номерларын тәкъдим иттеләр.
Слетта иң мактаулы хезмәтчәннәрне мәйдан уртасына чакырып бүләкләделәр. Алар арасында алдынгы сыер савучылар, терлекчеләр, терлекчелек белгечләре, алдынгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, озак еллар шушы тармакта эшләгән ветераннар, хезмәт юлын яңа гына башлаган яшьләр дә бар иде.
Марат Әхмәтов озак еллар районыбызда эшләп киткән, районыбыз башлыгы булып торган шәхес буларак, район хакимияте, авыл җирлеге башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән ихлас күңелдән үз итеп күреште.
«Терлекчеләр слеты»нда ТР Премьер министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готович Әхмәтов катнашты.
Буген 26 июль көнне, Бөрбаш авылында төрлекчеләр җыены башланып китте. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ахметов М.Г. көтелә
Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимовны авылдашлары тынгы белмәс җитәкче булганы өчен хөрмәт итә. Авыл өчен нинди программалар гамәлдә, нинди субсидия каралган, ул аларның һәммәсеннән дә үз җирлеге халкы өчен файдаланып калырга тырыша
Россия Федерациясе Президенты кабул иткән Карар нигезендә, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Нигезләмәсе буенча, Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге хакимият органнары арасында иҗтимагый-сәяси мониторинг үткәрә.
Бу мониторинг сораштыру бүген – 22 июль көнне Балтачта да узды. Район башкарма комитетының утырышлар залында VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек уңаеннан, Россия Федерациясе федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус. . .
Иген кырларыбыз комбайннар шавыннан гөрләп тора, амбарларыбызга “алтын бөртекләр” кайта. Районыбыз алдынгылары бер көндә (21 июльгә) 840 тонна ашлык суктырып алды, “Кама” уңганнары – 282, “Якты юл”– 194, “ Дуслык” 180 тонна икмәкне амбарларга озатты. “Тагын алты хуҗалык урып-җыю эшләренә тотынды, бөртекләрне суктыртуга кереште”, ди районның баш агрономы Мәсхүт Гарипов. Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта игеннәр мул уңыш вәгъдә итә (рәсемдә). Салавыч янындагы тәүге суктырып алган мәйданда бодай уңышы гектарыннан 58 центнер булды, ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. Елның-елында урып-җыюда югары хезмәт күрсәткечләре белән эшләүче комбайнчы Илфат Әсхәдуллин, шофер Нәкыйп Гыйльмуллин быел да алдынгы урыннарда.
“Кама” лыларга тиңнәр юк.
Балтач районы буенча урып-җыю кампаниясе башланып китте. Амбарларга 22 июль көненә 3мең 201 тонна бөртекле культура кайтартылды. Шуның эчендә 94 тоннасы борчак. Борчак сугу буенча “Кама” җәмгыяте. . .