Данлы үткәннәр онытылмый ул...

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Марат Әхмәтов озак еллар районыбызда эшләп киткән, районыбыз башлыгы булып торган шәхес буларак, район хакимияте, авыл җирлеге башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән ихлас күңелдән үз итеп күреште. Таныш йөзләрне күргәч үткәннәргә кайтып, хатирәләр дә яңарттылар. Марат Готович Җәлил хәзрәт Фазлыев белән күрешкәч, "Инде ничә еллардан бирле республика мөселман балалар Сабантуена чакыра идегез, ул вакытларда барып чыкмады, билгеле сәбәпләре бар иде. Ә бүген менә бу гүзәл урынны күрергә дә насыйп булды. Бик матур, уңайлы урында нинди мәйдан булдыргансыз!" - дип хуплавын һәм соклануын белдерде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International