“Кама” лыларга тиңнәр юк.
Балтач районы буенча урып-җыю кампаниясе башланып китте. Амбарларга 22 июль көненә 3мең 201 тонна бөртекле культура кайтартылды. Шуның эчендә 94 тоннасы борчак. Борчак сугу буенча “Кама” җәмгыяте генә нәтиҗәле эшли, аларга тиңнәр юк. Алда телгә алынган, 94 тонна борчакның барысы да аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ә башка хуҗалыкларда әлегә борчакны урып, теземнәргә генә салып баралар.
Гектарыннан 63 центнер!!!
– Быелгы җәй көзге бодайның "Льговский 4" дигән сортына бик килеште. “Татарстан” җәмгыяте кырларында гектарыннан якынча 63 центнер, ә “Бөрбаш” басуларында ул – 60, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның зур мәйдандагы басуында 48 центнер чамасы уңыш бирде. Ә гомумән алганда, көзге бодай культурасының уңышы район буенча бер гектарга 40,1 центнер туры килә, – дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов.
Тукай җәмгыятендә сүлпәнлек
Шул ук вакытта кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү эше дә янәшә бара. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 000 гектар мәйданда эш башкарылды. Һава торышы рөхсәт биргәндә, озакка сузмыйча, калган 3 мең ярым мәйданны да “буйсындырырга” тырышалар. Район буенча барлыгы 103 мең тоннадан артык сенаж салынды һәм 19 мең тонна печән җитештерелде. Бер шартлы терлеккә 13,4 центнер азык берәмлеге туры килә.
Ләкин район буенча 9 хуҗалыкта сүлпәнлек сизелә. Шулар арасыннан Тукай исемендәге хуҗалыкта бүгенге көнгә кадәр тынлык хөкем сөрә. Урып-жыю эшенә керешергә кирәклеге көн кадагында торса да, әлеге хуҗалыкта берьеллык үләннәрдән терлек азыгы хәзерләү башланмаган да әле.
(Ясминә Шәмсетдинова)