Хезмәт сөйгән халык - дан-хөрмәткә лаек.

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Слетта иң мактаулы хезмәтчәннәрне мәйдан уртасына чакырып бүләкләделәр. Алар арасында алдынгы сыер савучылар, терлекчеләр, терлекчелек белгечләре, алдынгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, озак еллар шушы тармакта эшләгән ветераннар, хезмәт юлын яңа гына башлаган яшьләр дә бар иде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына "Кызыл юл" җәмгыяте баш зоотехнигы Гөлзифа Нәкыйпова лаек булды.

Ә Балтач ветеринария берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының машина алу хокукы бирә торган сертификаты белән бүләкләнде. Берләшмә җитәкчесе Алмаз Исрафилов әлеге бүләкне бик шатланып кабул итеп алды. "Татарстан" җәмгыятеннән - Рәзинә Закирова белән Миләүшә Нигамәтуллина, "Сорнай"дан - Рашит Фәйзрахманов, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән - Ризәлә Камалова белән Әнисә Фәизова, "Кама"дан - Бибениса Гыймадиева, "Труд"тан - Любовь Щербакова, "Якты юл"дан - Гөлсимә Гыйбадуллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Министр Марат Әхмәтов аларны үзе тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International