Иген кырларыбыз комбайннар шавыннан гөрләп тора, амбарларыбызга “алтын бөртекләр” кайта. Районыбыз алдынгылары бер көндә (21 июльгә) 840 тонна ашлык суктырып алды, “Кама” уңганнары – 282, “Якты юл”– 194, “ Дуслык” 180 тонна икмәкне амбарларга озатты. “Тагын алты хуҗалык урып-җыю эшләренә тотынды, бөртекләрне суктыртуга кереште”, ди районның баш агрономы Мәсхүт Гарипов. Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта игеннәр мул уңыш вәгъдә итә (рәсемдә). Салавыч янындагы тәүге суктырып алган мәйданда бодай уңышы гектарыннан 58 центнер булды, ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. Елның-елында урып-җыюда югары хезмәт күрсәткечләре белән эшләүче комбайнчы Илфат Әсхәдуллин, шофер Нәкыйп Гыйльмуллин быел да алдынгы урыннарда.
Районда көзге бодайны җыеп алу кызу темплар белән бара. “Кама” хуҗалыгы исә көзге бодай җыюны төгәлләде.